Экология министрлыгы инспекторлары Әлмәттә санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгать буенча чыктылар

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Экология министрлыгына Урсала микрорайонындагы чүплек турында хәбәр килде. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары урынга чыгып, Совет урамындагы 215а йортында агач калдыклары җыюны ачыклаганнар. Чүплекнең мәйданы 42,5 кв. м, күләме 60 куб. м тәшкил иткән.

Әлмәт районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозу һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International