Санитар икеайлык башланганнан бирле Экология министрлыгына 2655 мөрәҗәгать килгән

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

1 апрельдән 24 майга кадәр Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2655 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр мәсьәләсе булып кала. Бу тема буенча 2404 хәбәр кергән. Алар барысы да республика халкы белән берлектә инспекторлар составы тарафыннан эшләнә.

472 мөрәҗәгать һава сыйфаты буенча, 354 су буенча килгән.

Элемтә каналлары киселешендә шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең укучылар элеккечә иң актив булып калалар. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша министрлыкка 1571 фото җибәрелгән, 385 хәбәр «Халык контроле» системасы аша килгән, 38е «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 661 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгының «Вконтакте» бергәлегендә «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар.  Аның ярдәмендә теләсә кайсы кулланучы тормыш сыйфатын яхшырту өчен сорау бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International