Акциядә 100 кеше катнашты-алар «Түбән Кама, игелек кыл» төркеме активистлары, Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары һәм район халкы.
Шимбә өмәсендә катнашучылар күл ярын пластик калдыклардан, ватылган пыяладан һәм башка чүп-чардан чистарттылар. Барлыгы 110 капчыктан артык чүп җыелган.
«Күлдәге өмә - җыештыруда үткәрелгән вакыт кына түгел, ә табигатьтә ял итү һәм яңа хезмәт атнасына уңай энергия белән тулылану мөмкинлеге дә», - дип билгеләп үтте Экология министрлыгы инспекторы.