ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Дәүләт экология экспертизасы комиссиясе утырышы узды, анда 2024 елның 1 августыннан 2025 елның 1 августына кадәр Татарстан территориясендә аучылык ресурсларын аулау лимиты турында фикер алыштылар. Утырышта Экология министрлыгы, К(И)ФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашты. Шулай ук киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында ТР районнары башкарма комитетлары хезмәткәрләре дә кушылды. Экспертлар тәкъдим ителгән материаллар белән таныштылар, хайваннар санын исәпкә алуның гамәлдәге методикаларына, миграция сукмакларын билгеләүгә кагылышлы берничә мәсьәләне тикшерделәр. Проект материалларын карау нәтиҗәләре турында мәгълүмат дәүләт экологик экспертизасы тәмамланганнан соң Министрлык сайтында урнаштырылачак (https://eco.tatarstan.ru/rezultati-gosudarstvennoy-ekologicheskoy.htm).
Исегезгә төшерәбез, аучылык ресурсларын табу лимитлары һәм квоталары (поши, Себер кыр кәҗәсе, затлы болан, таплы болан, селәүсән, бурсык) ел саен раслана, бу популяцияләрнең үрчүенә зыян китермичә аучылык ресурсларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Яңа проектның үзенчәлеге шунда ки, проект материалларына беренче тапкыр таплы боланнарның санын исәпләү нәтиҗәләре кертелгән.