Су объектлары янында табигый ресурсларны эксплуатацияләү табигать кайтара алмаган зыянны китерә. Ел саен, бу балансны саклау максатыннан, су биоресурсларын ясалма рәвештә үрчетү проекты гамәлгә ашырыла, анда төрле токымлы миллионлаган маймычлар табигый сулыкларга чыгарыла.
Татарстанда 1300дән артык автомобильнең экологик яктан чиста булуын тикшерделәр инде. Бу юлы «Чиста һава» операциясе кысаларында рейд Түбән Камада узды.
1 гыйнвардан 12 июльгә кадәр Экология министрлыгы станцияләре 2,361 млн. үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 721 меңнән артык үлчәү башкарган.
23 сентябрьгә кадәр мәктәп укучылары, юннатлар һәм укытучылар «Яшь натуралистлар – Татарстан табигатен саклаучылар» фестивалендә катнаша ала, аны «Экология» илкүләм проектына теләктәшлек күрсәтеп, Татарстан Республикасы Экология министрлыгы уздыра.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары район прокуратурасы белән берлектә уздырылган тикшерү барышында кулланучылар кооперативы эшчәнлегендә кайбер хокук бозуларны ачыклаган. Объект территориясеннән чистартылмаган агынты суларны туфракка агызу, аннан елгага агып китү очрагы ачыкланган.
Иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Катнашуга сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, вакыйгалар юнәлеше, МХО үткәрү зонасында ярдәм һәм башка өлкәләрдә республиканың волонтерлар берләшмәсе лидерлары чакырыла.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау таләпләрен үтәү буенча Кама акваториясен мониторинглаганнар. Биредә җир асты байлыкларыннан файдалануга бирелгән лицензияләр кысаларында ком-гравий катнашмасы чыгарыла.
Азнакай территориясен күчмә тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан Нефтьчеләр урамында 31а йорт янында төзелеш калдыклары туплануын ачыкланды.
Смена ахырына якынлашты, ә тәэсирләр диңгезе һәм белем багажы балалар белән озак калачак. Сарман районының Ләшәү Тамак мәктәбе базасында «Эко-Мәрхәмәт» экологик лагереның беренче агымы ябылды.
Татарстанның экологик картасында «Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре» бүлегендә яңарту бар. Хәзер ярдәмче системада атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр концентрациясен үлчәү өчен метеошартлар турында мәгълүмат күрсәтелә.