Татарстанда 1300дән артык автомобильнең экологик яктан чиста булуын тикшерделәр инде. Бу юлы «Чиста һава» операциясе кысаларында рейд Түбән Камада узды.
Техник хезмәт күрсәтү станциясендә Кама аръягы идарәсе инспекторлары ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә 22 автомобильне тикшерделәр. Газлар чыгаруда нормативлардан артып киткән 3 автотранспорт чарасы ачыкланды. Экология министрлыгы инспекторлары автомобиль йөртүчеләр белән һава саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве турында аңлату әңгәмәсен үткәрделәр.
Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен «Чиста һава» операциясе 1 июньдә старт алды һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операция ел саен автотранспорт чаралары газларында пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклау һәм билгеләнгән нормативларны үтәүне контрольдә тоту максатыннан үткәрелә.