ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2025 ел
җомга

Илназ экология өлкәсендә эшләп кенә калмыйча, ул шул эш белән яши дә. 33 яшендә Илназ инде Экология министрлыгында планлаштырылган эшчәнлекне бәяләү бүлеген җитәкли, ә аның һөнәри юлы – максатчанлык һәм туган якка мәхәббәтнең тормыш юлын билгели алуының ачык мисалы.

Татарстанда су алу корылмаларын ревизияләү буенча масштаблы эшне дәвам итеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм кушуы буенча тагын бер әһәмиятле проект — республика районнарын эчәр су белән тәэмин итүнең яңа чыганакларын эзләү гамәлгә ашырыла.

Күз алдыгызга китерегез: сезнең ишегалды экологик инновацияләр үзәгенә әверелә, күршеләр уртак максат тирәсендә берләшә, ә сез үз районыгызда мөһим үзгәрешләрнең катализаторы буласыз... шул ук вакытта зур акчалата приз да ота аласыз!

«Халык контроле» системасы аша килгән белдерүне карау кысаларында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт районы территориясен тикшерделәр. Әлмәт шәһәренең Геофизик-Шоссейная урамында экологлар 141 кв.м мәйданлы рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеген теркәделәр.

Чаллыны мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Бакчачылык урамында экологлар санкцияләнмәгән чүплек таптылар, атап әйткәндә, көнкүреш калдыкларын һәм автомобиль шиннарын җыю урынына тап булдылар.


14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Нина Андреевна күп еллар әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә багышлады. 1993 елдан 2001 елга кадәр ул Министрлыкның су ресурсларын саклау бүлеге башлыгы булып эшли һәм хезмәт ветераны исеменә ия.

Лаеш районының Державино авылында «Табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы кысаларында түбәнге буаны чистарту буенча актив эшләр алып барыла. Бу объект — республиканың су ресурсларын торгызу буенча масштаблы программаның бер өлеше, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси контролендә.

MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервислардан дәүләт учреждениеләренә кермичә дистанцион рәвештә файдаланырга мөмкин. 

Апрель аенда Ютазы районын мониторинглау барышында Ык буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Кәрәкәшле авылы территориясендә экологлар төзелеш калдыклары чүплеген ачыкладылар.


13
август, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Тәтеш шәһәрендәге «Сказка» балалар бакчасында булдылар. Визит барышында экологлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Табигатьнең гаҗәеп дөньясы» темасына танып-белү дәресен үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International