Министрлык лабораториясе квалификациясен уңышлы раслады

2024 елның 26 июле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге экологик-аналитик контроль өлкәсендәге эшләрнең компетентлыгын раслау һәм сыйфатын бәяләү максатында ел саен лабораторияара чагыштырма сынауларда катнашу юлы белән квалификация тикшерүе уза. Алар ике яки аннан да күбрәк лабораторияләрдә ГОСТ ISO/IEC 17043-2013 «Тәңгәллекне бәяләү. Квалификация тикшерүен уздыруга төп таләпләр»дә бирелгән шартлар нигезендә бер үк яки охшаш үрнәкләрне үлчәүне оештыруны, башкаруны һәм бәяләүне күздә тота.

Әйтик, июнь аенда Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге тарафыннан «Табигый, эчә торган, чистартылган агынты су» программасы буенча лабораторияара чагыштырма сынаулар оештырылды. Сынауда катнашкан Министрлыкның экологик күзәтчелекне тәэмин итүче үзәк бүлеге сынауларны уңышлы узды һәм квалификация тикшерүдә катнашу турында таныклык алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лабораториянең компетентлыгын ел саен уңышлы раслау уздырыла торган экологик-аналитик эшләрнең сыйфатына күрсәтә. Бу – региональ дәүләт экология күзәтчелеген уздырганда әйләнә-тирә мохит объектларының пычрану дәрәҗәсен дөрес бәяләү гарантиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International