«Чиста һава» кысаларында Идел аръягы районнарында хокук бозулар өч тапкыр гына теркәлгән

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ведомство карамагындагы территорияләрдә июнь башыннан 110 автомашина  тикшерелгән. Апас районында «Чиста һава» операциясе кысаларында чираттагы рейд уздырылды. Бозулар ачыкланмаган.

Идел аръягы идарәсе акциясе башланганнан бирле автомобиль газларында пычраткыч матдәләрнең артуы өч мәртәбә теркәлгән. Экологлар хәбәр иткәнчә, бу 1993, 1994 һәм 2016 елларда чыгарылган транспорт чаралары. Хуҗаларның һәрберсе белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде һәм хокук бозуларны бетерү буенча киңәшләр бирелде.

Республика автомобиль юлларында экологик акция тагын 2 ай дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International