Быел Экология министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 5,5 меңгә якын мөрәҗәгать эшкәртелгән

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5424 мөрәҗәгать кергән.

Татарстанлылар зарланган иң актуаль проблема булып чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау проблемалары кала. 5424 мөрәҗәгатьнең 3384е калдыкларны рөхсәтсез ташлауга карата шикаятьләр. Шулай ук Экология министрлыгына атмосфера һавасының сыйфаты буенча 746 һәм суның сыйфаты буенча 651 мөрәҗәгать килде.

Элемтә каналларына килгәндә, 2256 хәбәр – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 2106 хәбәр – Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша, 920 мөрәҗәгать – «Халык контроле» системасы аша, 142 мөрәҗәгать «ПОС» кире элемтә платформасы аша җибәрелгән.  

Исегезгә төшерик, Экология министрлыгы «Вконтакте»да «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International