Экологлар Питрәч районы прокуратурасы белән берлектә җир асты байлыкларыннан файдаланучыны «чисталыкка» тикшерә

2024 елның 26 июле, җомга

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә  Питрәч районы Надеждино авылы янында законсыз известьташ чыгару ихтималы турында хәбәр иттеләр. Тикшерү барышында инспекторлар гомумтаралган файдалы казылма эшкәртүнең лицензияле кишәрлектә бары тик шартларны бозып кына алып барылуын ачыкладылар.

Файдалы казылмалар чыгарылган территория авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә керә. РФ Җир кодексының 7 ст. нигезендә файдалы казылмалар чыгару өчен мондый җир кишәрлегенең категориясен «сәнәгать җирләре»нә үзгәртү зарур. Җирләрне күчерү җирләрне рекультивацияләүнең расланган проекты булганда гына рөхсәт ителә.

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсендә хәбәр итүләренчә, җир асты байлыкларыннан файдаланучыга карата элек лицензия шартларын бозган өчен административ характердагы чаралар күрелгән.

Питрәч районы прокуратурасы таләбе буенча, «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ маркшейдеры белән берлектә, чыгарылган гомумтаралган файдалы казылмаларның мәйданын һәм күләмен исәпләү өчен урынга чыгу гамәлгә ашырылды. Тикшерү нәтиҗәләре турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International