Быел Экология министрлыгының һава чисталыгын контрольдә тоту станцияләре 2,5 млн үлчәү башкарган

2024 елның 26 июле, җомга

2024 елда 1 гыйнвардан 26 июльгә кадәр Татарстан Экология министрлыгының атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 2,513 млн.үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 771 меңнән артык үлчәү башкарган.

Станцияләрдән алынган мәгълүматларга караганда, 19 июльдән 26 июльгә кадәр Казан һәм Зеленодольск районының атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр буенча артымнар теркәлгән:

Аскза-1 (Зеленодольск МР, Осиново авылы) күкерт водородының мөмкин булган күләменнән артып китүе (20 артыклык) теркәлгән;

АСКЗА-5 (Казан ш., И. Шакиров ур., 3) күкерт водороды буенча артулар теркәлгән (5 артыклык).

Казанда урнашкан башка контроль станцияләрендә пычраткыч матдәләрнең артуы теркәлмәгән.

Җайланманың эшкә яраклылыгы турында мәгълүмат:

- Формальдегидны үлчәү буенча АСКЗА-1 газ анализаторы (Осиново, Зеленодольск МР.) 2024 елның 23 июленнән диагностикада.

- АСКЗА-2 (Казан, Павлюхин ур., 75) урамындагы күкерт дигидросульфидын һәм диоксидын билгеләү буенча газ анализаторы 23 июльдән диагностикада.

- Углерод оксидын үлчәү өчен газ анализаторы 09 июльдән тикшерелә.

Шуны исәпкә алып, АСКЗА-1 – формальдегид, АСКЗА-2 – дигидросульфид һәм күкерт диоксиды, АСКЗА-4 углерод оксиды буенча мәгълүматлар Татарстан Республикасының экологик картасында күрсәтелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International