Казан шәһәренең Киров районы территориясендә 62 кв.м мәйданлы чүплек ачыкланды. Лагерная станциясеннән Бишбалта бистәсе станциясенә кадәр тимер юлны карап йөргәндә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрнең бозылуы билгеле булды.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары әлеге территорияне тикшерделәр. Үлчәүләр буенча, биналарны җимерү һәм сүтүдән барлыкка килгән чүп күләме 31 куб.м тәшкил итә.
Июнь башында ук Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенә карата мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы һәм рөхсәтсез калдыклар җыелган урынны тәртипкә китерү буенча кисәтү җибәрелгән иде. Әлегә кадәр ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрелмәгән, шуңа бәйле рәвештә Министрлык тарафыннан дәгъва-шикаять белдерү эше алып барыла.