Исегезгә төшерәбез, июньдә Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Бәтке елгасында РФ Су кодексын бозуны теркәгән иде. Балык Бистәсе районының Анатыш авылында берничә йортта яшәүчеләр су киселешеннән бер метр ераклыкта койма төзегәннәр.
Бирелгән күрсәтмә кысаларында койманы сүтүгә 2 ай вакыт бирелде. Хәзерге вакытта кагыйдә бозу бетерелгән, елгага ирекле керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.
Закон нигезендә, киңлеге 20 метр булган яр буе полосасы гомуми кулланылышта булырга тиеш. Су объектларына ирекле керүне чикләү законсыз һәм җаваплылыкка тартуга китерә.