1773 заявка һәм 276 тонна электрон калдыклар. Казанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында иң актив катнашучыларны бүләкләделәр

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән рациональ файдалану фондының «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экологик программасы лидерларын бүләкләү тантанасы булды. Электрон калдыкларны җыюга һәм утильләштерүгә, шулай ук экологик белем һәм агартуга зур өлеш керткән хакимият органнары, бюджет учреждениеләре һәм мәктәп укучылары Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның августында Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында ТР Экология министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында экология программаларын гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Имзаланганнан соң «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы республика территориясендә дә таралыш алды.

Федераль программаның төп максаты – халыкка үз срогын үтәгән техниканы экологик һәм уңайлы итеп эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеге бирү. Әлеге проектны гамәлгә ашыру турыдан-туры «Экология» илкүләм проектының калдыклар белән нәтиҗәле эш итү максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада программа старт алганнан бирле табигатьтән рациональ файдалану фондына Татарстан оешмаларыннан 1773 гариза кергән. Республиканың 32 торак пункты территориясеннән 276 тонна электрон һәм электр җайланмалары калдыклары чыгарылган. «Сезнең актив катнашуыгыз узган елда Татарстанга федераль программада катнашучы төбәкләр арасында алдынгы урынны алырга мөмкинлек бирде. Үз үрнәгегез белән сез әйләнә-тирә мохитне саклауга сүз белән генә түгел, эш белән дә өлеш кертергә мөмкин булуын тагын бер кат расладыгыз», – дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы җитәкчесе Татьяна Гайнетдинова сүзләренә караганда, бүгенге көндә искергән җиһазларны полигоннарда күмүне киметүгә һәм электрон калдыкларга җаваплы мөнәсәбәт культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән проект Татарстанның барлык районнарын колачлый һәм экоактивистларны, мәктәп укучыларын, студентларны һәм төрле эшчәнлек өлкәсендәге 1500дән артык оешманы берләштерә.

«Экологик акцияләр һәм конкурслар үсеп килүче буында зур уңыш казана, туган як экологиясенә битараф булмаган кешеләр гамәли экологик чараларда катнаша, ә Татарстан Хөкүмәтенең программа кысаларындагы тырышлыкларын гадәттәгечә федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәләр. Бу чыннан да югары нәтиҗәләр, уртак тырышлык белән без моңа нибары ике ел эчендә ирешә алдык. Программа тиз үсә, шуңа күрә без яңа этапны башлап җибәрәбез», – дип өстәде спикер.

Сентябрьдән ел ахырына кадәр республикада утиль электрониканы җыю һәм чыгару буенча 16 акция оештырылачак. Искергән техниканы Казан, Чаллы, Әтнә, Арча, Менделеевск, Алабуга, Питрәч, Лаеш, Минзәлә, Лерҗе, Биектау, Зеленодольск, Азнакай, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле, Чистай, Зәй, Түбән Кама районнарында яшәүчеләрнең дә, оешмаларның да тапшыру мөмкинлеге булачак. График турында тулырак мәгълүмат Табигатьтән рациональ файдалану фонды сайтының «Электроника» бүлегендә урнаштырылачак.

Ә хәзер сезгә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экологик программасы җиңүчеләре белән тәкъдим ителгән номинацияләр буенча танышырга тәкъдим итәбез.

Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре һәм хакимият органнары арасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы лидеры:

1 урын - Казан шәһәре башкарма комитеты аппараты

2 урын - Татарстанстат

3 урын - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы         

 

Татарстан Республикасы мәгариф идарәсенең территориаль органнары арасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы лидеры:

1 урын - Әтнә районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге

2 урын - Лаеш районы мәгариф идарәсе һәм Биектау районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге

3 урын - Чистай районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Шулай ук Буа районы мәгариф идарәсе дә «Экологик агарту буенча системалы эш өчен» бүләкләнде.

 

Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы лидеры:

1 урын - Әтнә районының «Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ

2 урын - «Биектау районының Шуман төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ

3 урын - Питрәч районының «Кибәче төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ

 

Татарстан Республикасы урта махсус уку йортлары арасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы лидеры:

1 урын - Чаллы сәнгать көллияте

2 урын - Лениногорск политехника көллияте

3 урын - Зеленодольск медицина көллияте

 

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы лидеры:

1 урын - Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССУ

2 урын - «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ

3 урын - «5 нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУ (Чаллы ш.)

 

Шулай ук тантана барышында мәгариф учреждениеләрендә «Экоплакат» мәгърифәтчелек конкурсына да йомгак ясалды. Укучыларга дөрес утильләштерүнең һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлегенә багышланган плакат әзерләргә, яшьтәшләрен һәм ата-аналарын «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында катнашырга чакырырга тәкъдим ителгән.

Экомәгърифәткә керткән өлеш һәм эшләми торган электрониканы аерым җыйган өчен Эко-фондтан бүләккә заманча Samsung планшетларын алдылар: М.К.Таһиров исемендәге 1 нче лицей укучысы Самина Выборнова, Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбе укучысы Алинә Мирҗанова һәм Нурлат районы Иске Чаллы урта мәктәбе укучысы Кирилл Короткин.

Конкурс кысаларында балаларның эшләре киләсе елда Россия Табигать министрлыгында күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

Барлык катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International