Ел башыннан ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә килгән 8352 мөрәҗәгатьнең 7483ен карап чыктылар һәм хәл иттеләр.
Кукмарада 7 нче балалар бакчасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» исеме белән интеллектуаль уены узды. Чарада мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, шулай ук тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашты.
Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, Нурлатның «Сәләт» сәнгать мәктәбендә бәйрәм концерты узды.
Татарстанның яшь рәссамы Анастасия Толстикова «Төрле төстәге тамчылар» Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында Гран-При иясе булды. Аның «Ат коенуы» эше жюри әгъзаларын әсир итеп, кыйммәтле җиңү китерде! Рәссам бүләккә, сәнгать дөньясында үз талантын алга таба да үстерү өчен, стилуслы график планшет алачак.
«Вивид» заводы янындагы территориядә техник сыеклыкның агуы турында без бу елның сентябрендә язган идек.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы фәнни-гамәли эшләр конкурсына заявкалар бирү вакытын озайта. Бу яшь галимнәр өчен үз эшләнмәләрен тәкъдим итү һәм актуаль экология проблемаларын хәл итүгә өлеш кертү өчен бик яхшы мөмкинлек.
Россия Федерациясе Хөкүмәте процедураны тизләтеп, комплекслы экологик рөхсәтләр (КЭР) алу тәртибенә үзгәрешләр кертте. Документларны тикшерүнең максималь срогы 63 дән 27 эш көненә кадәр кыскартылган. Шулай ук КЭР яңадан рәсмиләштерү процедуралары да төшереп калдырылган.
Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы клиентларны бәяләү стандартларын кертүне дәвам итә.
Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскада сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды.
“ТР Экология картасы” системасында куркынычсызлык таләпләре кысаларында үткәрелә торган техник эшләр тәмамланды. Станцияләрдән мәгълүматлар яңадан реаль вакыт режимында алып барыла. Халыкка уңайлы булсын өчен сайтта урнаштырылган куар-код буенча АСКЗА мәгълүматлары бүлегенә күчәргә мөмкин.