Алексеевск һәм Спас районнарында су объектларын экосавыктыру эшләре төгәлләнде

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

«ТР әйләнә-тирә мохитен саклау, табигый ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Алексеевск һәм Спас районнарында 2025 елга планлаштырылган су объектларын экотернәкләндерү чаралары төгәлләнде. Эшләр су объектларын торгызуга һәм суларның тискәре йогынтысын булдырмауга, шулай ук аларның экологик торышын яхшыртуга һәм яр буе зоналарының уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Алексеевск районында Кече Чирмешән (Биләр авылы) һәм Ахтырка  (Алексеевск штп.) елгаларында елга юлларын җайга салу эшләре башкарылды, аларга ярларны чистарту һәм тирәнәйтү, яр буйларын ныгыту һәм яр буйларын төзекләндерү эшләре керә. Финанслауның гомуми суммасы 30 миллион сум тирәсе тәшкил итә.

Спас районында Никольское авылы янындагы Бездна елгасында буаның гидротехник корылмасына капиталь ремонт ясалды. Бу максатларга 40,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Экотернәкләндерү чараларының төп максаты – сулыкларны торгызу һәм саклау. Бу аларның табигый функцияләрен: үз-үзләрен чистарту һәм тотрыклы экосистеманы саклау сәләтен көчәйтергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International