Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу, гражданлык хезмәткәрләренә карата куела торган таләпләрне өйрәнү, керемнәр, чыгымнар һәм мөлкәт турында белешмәләр бирү мәсьәләләренә багышланган семинар узды.
Семинарда Министрлыкның 160тан артык хезмәткәре, шул исәптән видеоконференцэлемтә режимында тоташкан территориаль идарәләр инспекторлары катнашты.
Спикерлар булып экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Ренат Өметбаев һәм Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Максим Артамонов чыгыш ясады.
Илнур Гобәйдуллин кереш сүзендә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә законнар таләпләрен төгәл үтәү зарурлыгын билгеләп үтте һәм декларацияне тутырганда җаваплы булуның мөһимлеген ассызыклады.
Ренат Өметбаев Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе эшчәнлеге турында фильм тәкъдим итте. Үз чыгышында ул дәүләт хезмәткәренең коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарда билгеләнгән чикләүләренә җентекләп тукталды. Спикер шулай ук мәнфәгатьләр конфликты билгеләрен һәм аларны булдырмау тәртибен санап чыкты.
Семинар азагында Максим Артамонов 2024 елда керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне тикшергәндә күзәтчелек органы тарафыннан ачыкланган төп хаталарны яктыртты. Ул ассызыклаганча, Экология министрлыгында коррупцияне профилактикалау эше яхшы дәрәҗәдә оештырылган.