18-23 ноябрь көннәрендә Казанның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «ГеФест» интеллектуаль географик уеннарның Сигезенче халыкара фестивале узачак. Алты көнгә Татарстан башкаласы барлык географияне яратучылар өчен ярышлар һәм ачык очрашулар мәйданчыгы булачак.
Интеллектуаль көрәштә үз белемнәрен 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге катнашучылар күрсәтә алачак. Моның өчен 4-6 кешедән торган команда җыярга һәм сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/690321d8e010db8aa63f3395/
Яшь географларны өч уен көтә. «Унлык»та катнашучылар мультфильмнардан кадрларны дөнья картасындагы урыннар белән чагыштырачак. «Катана» уенында командаларга шифрланган географик төшенчәләрне һәм объектларны чишәргә туры киләчәк. Ә «Үз уен»да төрле катлаулылыктагы сорауларга җавап бирергә.
Барлык актуаль мәгълүматны «ВКонтакте» рәсми төркемендә күзәтергә мөмкин: vk.com/gefest_games
Исегезгә төшерәбез, «ГеФест» фестивале елга ике тапкыр Татарстан башкаласында гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә уза. Уенны Казанда Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге оештыра.