18 ноябрьдә 9:30 сәгатьтә Федераль экологик оператор тарафыннан оештырылган «I-II класслы хәвефлелек калдыклары белән эш итү һәм ОПВК ФГИС системасында эшләү» темасына онлайн-трансляция узачак.
Вебинарда катнашучылар I һәм II класслы куркынычлы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тотуның федераль дәүләт мәгълүмат системасы белән эшләү буенча гамәли киңәшләр алачаклар. Система аша бөтен эш алып барыла: килешү төзелә, калдыклар туплану урыннары билгеләнә һәм аларны чыгаруга заявкалар төзелә.
Актуаль мәгълүмат белән экология өлкәсендәге экспертлар уртаклашачак.
Трансляциядә катнашу өчен теркәлү узарга һәм мәгълүматларны таблицада тутырырга кирәк: https://disk.yandex.ru/i/HQtkz0SAdPDzBw
Вебинарга сылтама буенча тоташырга мөмкин булачак: https://ivavks.rosatom.ru/#join:tdf48064e-14a0-4eb8-86d4-593d14374f7e
Исегезгә төшерәбез, Министрлык сайтында I һәм II класслы хәвефлелектәге калдыкларны җыю һәм туплау урыннарын оештыру һәм исәпкә алу буенча Методик тәкъдимнәр урнаштырылган. Презентация сылтама буенча урнаштырылган: https://eco.tatarstan.ru/tipovie-metodicheskie-rekomendatsii-po-organizatsi.htm