Лаеш районында халык ярдәме белән зур чүплек ачыкланды

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгына Лаеш районының Яңа Сокуры-3 коттедж поселогының Белая урамындагы рөхсәтсез чүплек турында халык мөрәҗәгате килде. Үзәк идарә инспекторлары тиз арада урынга барып, төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларын, шулай ук бетон ватыкларын һәм сортланмаган торак калдыкларын ташлау фактын расладылар.

Бозу мәйданы 916 кв.м, ә күләме 458 куб.м тәшкил итә иде.

Лаеш районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү һәм законсыз чүплекне бетерү турында таләп җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International