Азнакай һәм Арча районнарында «Песнәк көне» узды

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

«Песнәк көне» ел саен 12 ноябрьдә билгеләп үтелә һәм бу көнне җимлекләр элеп кую һәм безнең янда кышларга калган канатлы дуслар турында кайгырту гадәте бар. Азнакай шәһәрендә һәм Казанбаш авылында (Арча районы) кышкы чорда кошларны карау буенча экологик акция узды. Чарада ТР Экология министрлыгының Ык буе һәм Төньяк идарәләре инспекторлары катнашты.

 Азнакай гимназиясендә укучылар «Песнәк көне» белән бәйле халык юрамалары белән танышып, табигатьне саклау буенча гамәли эшчәнлектә дә актив катнаштылар. Яшь экологлар үз куллары белән җимлекләр ясадылар, алар мәктәп территориясендә һәм шәһәр паркларында урнаштырылачак. Чара оригами техникасында кошчыклар ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды. Һәр катнашучы үзе белән истәлекле сувенир алып китте.

 Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш гомуми белем бирү мәктәбендә дә шундый ук мавыктыргыч чара узды. Экологлар һәм укучылар җимлекләрне мәктәп ишегалды территориясендә урнаштырдылар. Экология министрлыгы хезмәткәрләре балалар белән әңгәмә үткәрделәр һәм кышын канатлы дусларны тукландыру кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар кошларга азык сыйфатында кыздырылмаган көнбагыш орлыкларының, солы һәм киптерелгән җиләкләрнең яраклы булуын белделәр, ә менә кара икмәк, тары ярмасы, шулай ук тозлы һәм кыздырылган ризык кошлар өчен бик зарарлы.

Мондый акцияләр үсеп килүче буынны экологик тәрбияләүгә юнәлдерелгән һәм балаларда табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International