Яңа Чишмә районында «Россия суы» Бөтенроссия акциясе узды

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Яңа Чишмә районының Черемухово авыл җирлегендә «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясе узды.

Җирле халык Черемуха елгасы буенда өмә оештырды. Катнашучылар яр буе территориясен чүп-чардан чистартып, шулай ук судан ауган агач ботакларын да алдылар.

«Һәр кеше әйләнә-тирә дөньяны яхшыртуга өлеш кертергә сәләтле. Мондый эш – кече Ватаныбызның табигый байлыкларын саклауга мөһим адым», - дип билгеләде активистлар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан «Россия суы» акциясендә актив катнаша. Республика территорияләрне җыештыру буенча акциядә өч тапкыр җиңүче булды, ә 2024 елда Татарстан, өч рекорд куеп, регионнар рейтингында аерым урын алды:

- Чистартылган ярларның озынлыгы - 10 413 км.

- Җыелган чүп күләме - 16 584 куб. м.

- Җыештырулар саны - 9 334 чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International