Төньяк идарә инспекторлары Арча районының Каенлык мәктәбе укучылары өчен Кызыл китап дөньясына чын маҗара ясадылар. Балалар сирәк төр хайваннарның яшәү урыннары турындагы сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр, ә иң күңеллесе, укучылар сүзләренчә, пантомималар күрсәтү иде. Балалар флора һәм фауна вәкилләрен зур энтузиазм белән сурәтләделәр!
«Иң актив мәктәп укучысы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район» - «Мәктәп экопатруле» республика конкурсында иң күп чүплекләрне ачыклаган җиңүчеләрне 28 ноябрьдә «Әкият» курчак театрында бүләкләячәкләр. Бу уку елында конкурска 3114 гариза кергән. Барлыгы исә 10 ел эчендә экологлар чүплекләр турында 51 меңнән артык хәбәр алган.
Инде иртәгә «Чистый Татарстан» тапшыруында без республикабызда Рус география җәмгыяте белән бергә гамәлгә ашыра торган экологик проектлар буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыгачакбыз!
Узган елның җәендә ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорскида калдыкларны законсыз ташлау фактын ачыкладылар.
Алексеевск районында Ахтырка елгасында су агымын җайга салу чарасының 1 нче этабы төгәлләнде.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең «Веселые нотки» балалар бакчасында булдылар, нәниләр өчен «Хайваннар кышка ничек әзерләнә» дигән темага мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр.
2025 елның 12 февралендә Мәскәүдә иң зур вакыйга – «Дөнья картасы» форумы узачак. Эшлекле программа кысаларында халыкара хезмәттәшлекне үстерү, проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру, табигать ресурсларын саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре күтәреләчәк.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 9115 мөрәҗәгать теркәлгән. Иң күп хәбәрләр «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында килде - 4351. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 3257 белдерү килде. 1326 сорау «Халык контроле» системасында һәм 181 сорау «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән.
Бүген Татарстан Республикасында яшәүче һәркем, Бөтенроссия экологик диктантында катнашып, үзенең экологик грамоталылыгын бәяли ала. Илнең табигатьне саклауга юнәлдерелгән иң зур мәгърифәтчелек проекты 8 декабрьгә кадәр булачак.
Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның «Орлята России» хәрәкәтенә керүләренә багышланган тантаналы чара узды.