Алтайдагы «Снежный барс» үзәгендә фәнни программаларны гамәлгә ашыра башлаячаклар

2025 елның 14 марты, җомга

14 мартта «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясендә Казанда Алтай Республикасында «Снежный барс» фәнни үзәге объектлары базасында уртак фәнни программаларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен ак барсларны өйрәнү, яклау һәм аларның популяциясен арттыру өлкәсендә мәгариф һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Ак барс популяциясен саклау «Экологик иминлек» илкүләм проектының төп максатларының берсе булып тора.

Килешүгә Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Сергей Найденко, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов, «Ирбис» үзәге Химаячеләр советы рәисе Али Узденов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков кул куйды.

Килешү имзаланганнан соң В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ җитәкчелеге Алтай Республикасында «Снежный барс» биологик төрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәге объектларын стратегик партнерлар консорциумына тапшыруга сертификат тапшырды.

«Ак барс Алтайдагы азык пирамидасының түбәсе булып тора. Аны саклап, асылда, без бөтен экосистеманы саклыйбыз. Киләчәктә бу үзәк ак барслар өчен генә түгел, ә Алтайның башка сирәк төрләре өчен дә эшләячәк. Үзәкнең төп бурычы – фәнни нигезләнгән реинтродукция – кыргый хайваннар, шул исәптән ирбис популяцияләрен торгызу. Кыргызстаннан бу хайваннар китерелгән инде, Монголиядән дә көтелә», – дип сөйләде Россия Фәннәр Академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Сергей Найденко.

Үзәкнең заманча комплексы базасында стратегик партнерлар тирән фәнни тикшеренүләр үткәрә, уртак программаларны гамәлгә ашыра һәм ирбисны өйрәнү һәм саклау мәсьәләләрендә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтә алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән биологик төрлелекне саклау буенча өстенлекле өйрәнү төре – ак барс булган фәнни үзәк төзелде. Алтай Республикасының Майма районында аны төзү эшләре 2024 елда тәмамланган, ә 2025 ел башында үзәккә беренче өч зат – ата Батыр, Жаниш һәм ана Умай китерелгән, соңрак аларга Пермь краеннан Кисуня кушылган. Проект «Татнефть» компаниясе ярдәмендә һәм Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институтының фәнни ярдәме белән тормышка ашырыла. Объектлар комплексы лабораторияле фәнни-тикшеренү корпусыннан, ветеринария блогыннан, хуҗалык блогыннан, вольер комплексыннан һәм фәнни хезмәткәрләр өчен торак йортлардан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International