Мәскәү зоопаркы Пакыстаннан ана һәм бала ак барсын алачак

2025 елның 14 марты, җомга

«Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясендә Пакыстанның кыргый табигатьнең мактаулы илчесе, GSLEP эмиссары Сардар Мөхәммәд Җамал Хан Легхари илдә браконьерлык һәм бу хайваннарны аулау турында сөйләде. Мисалга ул узган ел кыргый табигатьтә анасы аучылар һәм браконьерлар эшчәнлеге аркасында һәлак булган ак барс баласы табылган очракны китерде. 2024 елның октябрендә ул Душанбеда «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе директоры Дарья Петрова белән очрашты, ул Мәскәү зоопаркында яшәүче ак барсларның картаю проблемасы турында сөйләде.  

Пакыстанда 150ләп зат яшәсә дә, Хан Легхари әфәнде илнең премьер-министры Шаһбаз Шәрифкә бу баланы Мәскәү зоопаркына яхшы ният ишарәсе сыйфатында тапшырырга тәкъдим итте, нәтиҗәдә әле олы ана ак барсны да тапшыру турында карар кабул ителде. Шулай итеп, зоопарк берьюлы ике хайван алачак.

«Мин бу процессны ак барс дипломатиясе дип атыйм. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россиядәге ак барс язмышы белән тирән кызыксынуын, шулай ук аның илебезгә карата яхшы мөнәсәбәтен күрү бик шатлыклы. Соңгы елларда Россия һәм Пакыстан арасындагы мөнәсәбәтләр актив үсә. Безнең өчен ак барсны саклап калу һәм аңа дөньяның бер генә илендә дә ау алып барылмавына ышану бик мөһим», – дип сөйләде Пакыстанның кыргый табигать илчесе, GSLEP эмиссары Сардар Мөхәммәд Җамал Хан Легхари.

Ул ак барсның юкка чыгуының берничә сәбәбен аерып күрсәтте. Беренчесе, аның фикеренчә, Пакыстанда кешеләрнең бик ярлы булуында. Әгәр ак барс йорт хайваннарына һөҗүм итсә, алар бу ерткычны үтерергә тырышалар. Икенче сәбәп – бу хайванны үтерү кыюлык акты булып тора. Ул хәзер илдә ак барс һөҗүменнән соң кешеләр компенсация ала алсын өчен эре мөгезле терлекләрне иминиятләштерү программасы булдырыла, дип сөйләде.

Хәзерге вакытта Россиягә тапшыру өчен планлаштырылган хайваннар Пакыстанның ак барсларны тоту үзәгендә тора.

«Без хәзер барлык документларның рәсмиләштерелүен көтәбез, Мәскәү зоопаркы хайванны Россиягә кертүгә рөхсәт бирергә тиеш. Шуннан соң без барсны чыгарырга рөхсәт алачакбыз», – дип җавап бирде Хан Легхари ак барсларны Мәскәүгә тапшыру вакыты турындагы сорауга.

«Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе 13-15 март көннәрендә Казанда уза. Анда 12 илдән – Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакыстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 180 кеше катнаша. Россиянең 11 төбәге – Мәскәү, Алтай Республикасы, Тыва Республикасы, Иркутск өлкәсе, Пермь крае, Красноярск крае, Бурятия Республикасы, Хакасия Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Ростов өлкәсе, Татарстан Республикасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International