Россия Монголиядән дүрт ак барс алачак

2025 елның 15 марты, шимбә

Бүген «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе кысаларында экология министры Александр Шадриков һәм Монголия Табигать министрлыгы, Россия Федерациясе Табигать министрлыгы һәм В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ вәкилләре очрашты.  

Түгәрәк өстәл артында катнашучылар Монголиядән Россиягә ак барсларны тапшыру турындагы килешү детальләре турында фикер алыштылар. Әлеге килешү Монголия Президенты  У. Хурэлсух тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга бүләк ителгән 4 баш ак барс сертификаты кысаларында эшләнә. 

Монголиядән ике ерткыч Красноярскиның «Роев ручей» зоопаркына һәм икесе Алтай территориясендә Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән оештырылган «Снежный барс» биологик төрлелекне саклау үзәгенә юл тотачак. 

Исегезгә төшерәбез, хәзер үзәктә Кыргызстаннан китерелгән өч ирбис яши, тагын бер барс Пермь зоопаркыннан тернәкләндерүгә җибәрелгән. Ике ата барсның исемнәре – Батыр һәм Жаниш, ике ана барс Умай һәм Кисуня исемле.

Исегезгә төшерик, «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе 13-15 март көннәрендә Казанда уза. Анда 12 илдән – Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакыстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 180 кеше катнаша. Россиянең 11 төбәге – Мәскәү, Алтай Республикасы, Тыва Республикасы, Иркутск өлкәсе, Пермь крае, Красноярск крае, Бурятия Республикасы, Хакасия Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Ростов өлкәсе, Татарстан Республикасы. Халыкара конференция «Экологик иминлек» илкүләм проектының төп максатларыннан берсе булган ак барс популяциясен саклау мәсьәләләренә багышланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International