2 нче Минзәлә мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары экология турында мөһим белемнәр алдылар. Кама буе идарәсе инспекторлары Халыкара елгалар көне алдыннан «Чиста елгалар» темасына интерактив дәрес үткәрделәр.
Дәрес барышында балалар илебезнең су ресурсларын пычрату проблемалары турында белеп кенә калмыйча, табигать кроссвордын һәм Экология министрлыгы вәкилләреннән биремнәрне чишеп, белемнәрен ныгыттылар.