14 мартта Казанда «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак искәрткәнчә, биш ел элек Татарстан һәм Алтай республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган булган. Аның Казанга визиты вакытында төрле мәсьәләләр буенча фикер алышуга ирешелде.
«Әлбәттә, безгә Татарстанның инвесторлар белән эшләү тәҗрибәсе, программа продуктлары кызыклы. Регионнар арасында туристлар агымы елдан-ел арта. Без Рөстәм Нургалиевич белән Казан-Горно-Алтайск рейсы сезонлы түгел, ә ел әйләнәсе булсын дип килештек», – дип сөйләде Андрей Турчак.
Республиканы шулай ук ак барслар популяциясен саклау һәм үстерү программасы бәйли, ул Татарстан Рәисе инициативасы белән «Экологик иминлек» илкүләм проектының бер максаты булып тора.
«Без бу юлны башлыйбыз гына әле, ләкин без барлык башлангычларга ярдәм итәчәкбез. Без махсус сакланылучы табигать территорияләренең чикләрен киңәйтү мөмкинлеге буенча инициативаларны карарга әзер, бүгенге көндә алар дүртәү. Ак барслар популяциясен саклау мәнфәгатьләре һәм җирле халык мәнфәгатьләре арасында балансны ничек табарга икәнен җентекләп өйрәнербез. Бу мәсьәләләрдә хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсе зур, шуңа күрә без киңәшләшәчәкбез һәм уйланылган карарлар кабул итәчәкбез», – дип билгеләп үтте Алтай Республикасы башлыгы.
«Ирбис» үзәгенең Химаячеләр советы рәисе Али Узденов ассызыклаганча, Казандагы конференция, барлык делегатлар сүзләренчә, ак барсларны саклау буенча иң масштаблы вакыйга булып тора. Биредә күп илләрнең галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, волонтерлары берләшкән һәм фикер һәм тәҗрибә уртаклашкан.
«Барс өчен чикләр юк. Ул бүген Таулы Алтай территориясендә, иртәгә Монголия территориясендә, ә аннары Казахстанга китәргә мөмкин. Без дә, аның кебек үк, эшләү дәверендә Һиндстанда, Таҗикстанда, Төрекмәнстанда, Кыргызстанда, Монголиядә һәм башка илләрдә булдык. Безне кешеләрнең, аларның йорт хайваннарының һәм ак барсларның гармонияле булуында Һиндстан тәҗрибәсе таң калдырды, моңа өйрәнергә мөмкин. Кырыс чаралар кертеп, 10 ел эчендә ак барслар популяциясен 2 тапкырга 2 меңнән 4 меңгә кадәр арттырган Кытай коллегаларыбыз юлы белән дә барырга мөмкин. Без 12 ил турында сөйлибез, Таулы Алтай бүген Россияне тәкъдим итә. Ләкин илебезнең тагын бер территориясе бар – Татарстан, анда ак барслар юк, әмма ул биредә республика һәм төрки халыкларның рухы, символы, эмблемасы буларак яши», - дип сөйләде Али Узденов.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ак барсларны торгызу идеясенең күптән булганын, хәтта таулы җирләр булган Кама Тамагы районының каралуы турында да сөйләде.
«Без Алтай Республикасына килеп җиткәч, «Ак барс» фәнни үзәген булдыру өчен идеаль урынны сайладык. Әйтик, бездә бөтен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган дөнья дәрәҗәсендәге заманча үзәк барлыкка килде. Татарстанда «Ак барс» исемен еш очратырга була – хоккей клубы, гольф үзәге, пионер лагерьлары һәм башкалар. Без Россиядә ак барсларның юкка чыгуына юл куя алмыйбыз. Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән без акрынлап популяцияне торгызачакбыз. Бүгенге конференциядә катнашучы барлык илләр дә ак барсны саклап калу белән кызыксынуларын белдерделәр, шулай ук безгә ярдәм күрсәтәчәкләр. Ак барсларның ареалын киңәйтү мөһим, әмма шул ук вакытта җирле халык белән бернинди низаглар да булырга тиеш түгел. Ак барс анда булган, димәк аны киләчәк буын өчен торгызырга һәм сакларга кирәк», – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
«Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе 13-15 март көннәрендә Казанда уза. Анда 12 илдән – Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакыстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 180 кеше катнаша. Россиянең 11 төбәге – Мәскәү, Алтай Республикасы, Тыва Республикасы, Иркутск өлкәсе, Пермь крае, Красноярск крае, Бурятия Республикасы, Хакасия Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Ростов өлкәсе, Татарстан Республикасы.