Бүген Кама Тамагы районында «Һәр почмакка – «Чиста булачак 2.0» экологик агарту форумы узды. Ул районның 11 мәгариф оешмасыннан 83 активистны үз эченә алды.
Татарстан Республикасының экологик проектлары һәм инициативалары белән катнашучыларны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Кама Тамагы мәгариф идарәсе вәкилләре таныштырды. «Чиста булачак» РМЭОО җитәкчесе Анна Баймяшкина катнашучыларны хәрәкәтнең барлыкка килү тарихы һәм экологик активлыкның төп принциплары белән таныштырды.
Форум кысаларында теоретик очрашулар һәм хәрәкәт активистлары чыгышлары гына түгел, практик мәйданчыклар да узды. Форсайт-сессия вакытында командалар районда актуаль экологик чаралар оештыру буенча үз идеяләрен эшләделәр. Интерактив мәйданчыклар форумда катнашучыларны экологик берләшмәне оештыру нигезләре, экологик шөгыльләрнең трендлары һәм актуаль темалары, шулай ук экологик яшәү рәвешен алып бару кагыйдәләре белән таныштырды.
Форум азагында форумның иң яхшы проектлары һәм активистлары бүләкләнде.
Форум ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ярдәм йөзеннән һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларыннан файдаланып үткәрелә.