«Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе кысаларында экологик рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды, конференция бүген ачыла һәм Казанда 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Конкурс эшләре Казан Ратушасында конференция кунаклары һәм катнашучылары өчен куелачак.
Конкурс сәнгать мәктәпләре укучылары арасында ике яшь категориясе буенча үткәрелде:
- 11 яшьтән 13 яшькә кадәр
- 14 яшьтән 17 яшькә кадәр
Беренче яшь категориясендә җиңүчеләр:
1 урын – Софья Шиһапова, 7нче балалар сәнгать мәктәбе Казан шәһәре;
2 урын – Амелия Кочкина, 9 нчы балалар сәнгать мәктәбе Казан шәһәре;
3 урын – Милана Абдуллина, 1нче балалар сәнгать мәктәбе Чаллы.
Икенче яшь категориясендә җиңүчеләр:
1 урын – Артем Родин, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 3 нче балалар сәнгать мәктәбе;
2 урын – Анастасия Толстикова, 6 нчы балалар сәнгать мәктәбе Казан шәһәре;
3 урын – Полина Толпекина, Татарстан Республикасы Тәтеш районы балалар сәнгать мәктәбе.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында тапшырылачак. Моның өчен 8(843)267-68-11 телефоны аша экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз.
Конкурс «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.