РФ табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов: Россиядә ак барслар популяциясен 150 башка җиткерү бурычын куябыз

2025 елның 14 марты, җомга

Татарстан башкаласында «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе бара. Бу әһәмиятле вакыйга кар барсы ареалының барлык 12 иле вәкилләрен сирәк ерткычларны саклау буенча уртак чаралар турында фикер алышу өчен берләштерде. Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакыстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан катнашучылар Казанга ак барсны яклауда бердәм алымнар эшләү өчен килделәр.

РФ табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов ирбис популяциясен саклап калу өчен халыкара хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады:  

«Ак барс безнең илләрне берләштерә, һәм бары тик бергәләп кенә без планетаның иң гаҗәеп ерткычларының берсен саклап калуда әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Россиядә 90 баш ак барс яши, бу дөньядагы гомуми санның 2% кимрәк. Без үзебезгә популяцияне 150 башка кадәр арттыру бурычын куйдык. Моның өчен ак барсны саклау стратегиясе эшләнде, аның яшәү урыннарында махсус сакланучы 17 табигый территория булдырылды, браконьерлыкка каршы көрәш көчәйтелде. Бу бурычны хәл итүдә без халыкара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирәбез». 

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков ассызыклаганча, ак барс Татарстан символы һәм барлык төрки телле халыкларның тотем хайваны булып тора, һәм безнең бурыч, киләчәк буын буларак, аны саклап калу. 

Конференция кысаларында Казан декларациясен кабул итү планлаштырыла, ул сирәк төрне саклап калу өчен тырышлыкны берләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International