Казан бөтен дөньяда ак барсларны саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булачак

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

13-15 март көннәрендә Казанда «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе узачак. Галимнәр фикеренчә, ак барс тау экосистемаларының алыштыргысыз символы, сәламәтлек һәм тотрыклы үсеше индикаторы булып тора. Ак барсны һәм аның экосистемаларын саклау буенча глобаль программа 2013 елда ак барсны саклау буенча Бөтендөнья форумында ак барс ареалының барлык 12 иле тарафыннан хупланды. Халыкара конференция «Экологик иминлек» илкүләм проектының төп максатларыннан берсе булган ак барс популяциясен саклау мәсьәләләренә багышланган.

Алда торган конференциядә ак барс ареалының барлык илләре – Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакыстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан катнашачак. Катнашучылар арасында дөньякүләм танылган галимнәр – Һиндстаннан Билал Хәбиб, Кытайдан Кун Ши һәм башка фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм экологлар бар. Конференциянең беренче эш көне тәмамлангач, Казан резолюциясен кабул итәргә тәкъдим ителәчәк.

Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе һәм Россия Табигать министрлыгы оештыра.

«Ак барс – ул Үзәк Азиянең тау экосистемалары символы гына түгел, ул нәзберек табигый балансны саклаучы, дистәләгән башка төрләрнең яшәве дә аңа бәйле. Кызганычка каршы, бүген бу мәһабәт «тау рухы» моңарчы күрелмәгән куркынычларга – яшәү тирәлеге кыскаруга, браконьерлыкка, климат үзгәрүгә һәм кеше белән каршылыкларга юлыга. Әмма чакырулар булган җирдә, котылгысыз рәвештә мөмкинлекләр дә барлыкка килә.  Галимнәрнең тугры хезмәте нәтиҗәсендә махсус саклана торган табигать территорияләре булдырылды, мониторингның алдынгы технологияләре кертелә, җирле бергәлекләр белән конструктив диалог җайга салынды. Ләкин безгә тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Конференциянең төп максаты – барлык илләрнең көчләрен берләштерү, барлык инициативаларны ирбисны саклап калуның бердәм, килештерелгән глобаль стратегиясенә әверелдерү, кеше һәм кыргый табигать мәнфәгатьләре арасында гармонияле баланс табу, яңа буыннарны ирбисны актив яклауга рухландыру, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

«Безнең ак барс буенча белгечләрнең чит ил коллегалары белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булачак. Конференция мәйданчыгы тәҗрибә уртаклашырга, яңа танышулар булдырырга, үзара хезмәттәшлек офыкларын киңәйтергә, стажировкалар турында килешергә мөмкинлек бирәчәк. Ак барсны өйрәнү һәм саклау өлкәсендәге бу масштаблы чара халыкара табигатьне саклау көн тәртибендә Россиянең  имиджын һәм позициясен үстерүгә ярдәм итәчәк. Шул рәвешле, Казан продуктив хезмәттәшлек, тыгыз эш һәм еш очрашулар булдыру өчен старт ноктасы булачак», - дип сөйләде «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе директоры Дарья Петрова.

«Ак барс биек тау экосистемаларының сәламәтлеге индикаторы гына түгел, глобаль экологик чакырулар алдында бердәмлегебез символы да булып тора. Алда торган конференция барлык катнашучыларга үз илләрендәге эш һәм эшчәнлек турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк. Конференция йомгаклары ак барсны саклау өлкәсендә халыкара багланышларны көчәйтүгә, шулай ук чик буе территорияләрендәге хезмәттәшлекне үстерүгә хезмәт итәчәк. Татарстан Республикасына кунакчыллыклары һәм әлеге төп диалогны оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез», - дип билгеләп үтте Кыргызстан Республикасының ак барсны һәм экосистемаларын яклау буенча глобаль программа секретариаты җитәкчесе Чынгыз Кочоров.

Конференция Казан Ратушасында узачак. 13 мартта Ратуша фойесында кунаклар һәм катнашучылар сәнгать мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән «Ак барс» балалар рәсемнәре конкурсында җиңүчеләрнең күргәзмәсен күрә алачак. Эшлекле программа 14 мартта старт ала, пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International