ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Бөтенроссия балалар экологик фестивале Горький ис. Үзәк культура һәм ял паркында үткәрелә (Кырым Валы, 9). Ул Россиядә “яшел” культура кыйммәтләрен һәм принцип­ларын пропагандалаучы гаилә бәйрәме булып тора. Ул быел апрельдә үк региональ табигать саклау проектларыннан, акцияләреннән, конкурсларыннан башланды һәм балаларга, яшьләргә экологик белем-тәрбия бирү өлкәсендә иң зур вакыйга булачак. Фестивальнең финал чарасы Эколог көненә һәм Балаларны саклау көненә багышлана. Фестивальдә 7-14 яшьлек балалар катнаша. Региональ экологик агарту конкурсларында, экологик акцияләрдә, иҗат проектларында җиңгән финалчылар Мәскәүгә җыелачак, алар өчен ачык һавада, 4 мәйданда 60тан артык экологик юнәлешле шөгыль, иҗат студиясе, кино күрсәтү, конкурслар оештырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской катнашачак.

Фестиваль кысаларында Кырымдагы “Артек” халыкара балалар үзәгеннән видео-котлау тапшырылачак. Табигать саклау проектлары конкурсында җиңүчеләр өчен Артекта “Саклаулы ил”

Казанның 399нчы балалар бакчасында, “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программа­сы кысаларында, “Россия шәһәрләре берлеге” бөтенроссия фестивале үткәрелде. Чарада Санкт-Петербургның Мәгариф комитеты каршындагы Мәгариф политикасы советы эксперты Светлана Марчук, Санкт-Петербург педагогик постдиплом белеме академиясе­нең әйләнә-тирәлек педагогикасы, кеше куркынычсызлыгы һәм саулыгы кафедрасының өлкән укытучысы


27
май, 2016 ел
җомга

Әлмәтнең җәмәгать инспекторы Элеонора Галиева ике закон бозу фактын ачыклады.

Беренчесе – Колшәрип авылындагы “кыргый” карьерда ике КамАЗ җиргә җитештерү калдыклары ташлап 5 мең кв.м җирне пычраткан. Инспектор КамАЗларның номерларын фотога төшереп, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә тапшырды. РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары,

1 июньдә, инде өченче тапкыр, кече елга һәм сулыкларның ярларын чүп-чардан чистар­туга юнәлтелгән “Россия суы” бөтенроссия акциясе башлана. Оештыручысы – “Табигать саклау берлеге” төбәк-ара җәмәгать оешмасы (“Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын 2020 елга кадәр үстерү” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында).

 

Әлмәт районы Рус Акташы авылындагы 1нче “Дюймовочка” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен табигатьне танып-белү, социаль-коммуникатив һәм сәнгати-эстетик үсеш чараларының берсе буларак табигый ландшафт комплекслары төзү” дигән темага семинар-практикум үткәрелде. Чарада Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе, Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, Мәгариф

20 майда, Идел көнендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “ЭКОИДЕЛ-2016” конкурсы башланды. Анда катнашу өчен Идел елгасын фотога төшерергә һәм илебезнең төп елгасы булган Идел турында әйтем уйлап чыгарырга кирәк. Һәркем катнаша ала. Конкурс социаль челтәрләрдә үткәрелә. Катнашучы оештыручының аккаунтына язылырга (я инде язылган булырга), үзендә конкурс фотографиясен #ЭКОИДЕЛ #ЭКОИДЕЛ 2016 хэштегы белән урнаштырырга, фото астында оештыручының


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Экологлар Татарстанда карьерларны лицензиясез казу очракларының артуы турында сөйли. Быел барлыгы 37 законсыз казу ачыкланган, 6 очрак буенча “кара казучылар” җинаять җаваплылыгына тартыла. Май аенда республикада тулай таралышлы файдалы казылмаларны законсыз чыгаруның 23 очрагы теркәлгән.

Санитар-экологик торышны вертолеттан күзәтү барышында Казанның Идел буе районындагы Утар бистәсендә HYUNDAI экскаваторы һәм КамАЗ йөк машиналары эшләп торган территория игътибарга алынды. Шул урынга кичекмәстән Үзәк территори­аль идарә инспекторлары җибәрелде. Казан ш. 10нчы “Индустриаль” полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә

Казанның 39нчы мәктәбе укучылары һәм укытучылары Татарстан Экология һәм таби­гый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенә экскурсиягә килде. Хезмәткәрләр аларны индустриаль ташлаулар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ, биологик контроль, оператив контроль бүлекләре

Табар елгасын пычраткан өчен Татарстан Арбитраж суды карары белән Апас районы “Җилкомсервис” ҖЧҖ ике статья – РФ КоАП 8.14 ст. 1 ө. (“Судан куллану кагыйдәләрен су алганда, су алмыйча

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы укучыларның “Мәктәп экопатруле” республика конкурсы кысаларында хәбәрләр кабул итү срогын 2016 елның сентябренә кадәр озайта. Табигать саклау законнары бозылу фактлары ачыклану турында­гы фото- һәм видеохәбәрләр шул сроккача штатлы режимда кабул ителә.

Бүгенгә кадәр Татарстан буенча укучылардан инде 3 меңләп хәбәр керде.

Конкурс турында кирәкле


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International