Әлмәт районы Рус Акташы авылындагы 1нче “Дюймовочка” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен табигатьне танып-белү, социаль-коммуникатив һәм сәнгати-эстетик үсеш чараларының берсе буларак табигый ландшафт комплекслары төзү” дигән темага семинар-практикум үткәрелде. Чарада Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе, Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, Мәгариф идарәсе вәкилләре, Әлмәт районындагы балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләре катнашты. Семинар барышында алар балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән таныштылар, бакчаның “Урман”, “Сулык”, “Җир” дигән зоналарга бүленгән ишегалдын карадылар, һәр зонада үзенә хас үсемлек һәм хайваннар куелган иде. Ахырда балалар сәхнә тамашасы күрсәтте.
Министрлыкның матбугат хезмәте