Балалар Аналитик контроль инспекциясе белән танышты

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Казанның 39нчы мәктәбе укучылары һәм укытучылары Татарстан Экология һәм таби­гый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенә экскурсиягә килде. Хезмәткәрләр аларны индустриаль ташлаулар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ, биологик контроль, оператив контроль бүлекләре буйлап йөртте, төрле пробалар алып тикшерү турында сөйләде, пычраткыч матдәләрне аныклау һәм аларның микъдарын үлчәү өчен кулланыла торган яңа “хромато-масс-спектрометр” приборын күрсәтте.

Үзәк аналитик контроль идарәсе башлыгы Хәдичә Сафиуллинының фикеренчә, лабораториягә экскурсияләр балаларга белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәле бер алымы булып тора;

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International