Әлмәтнең җәмәгать инспекторы Элеонора Галиева ике закон бозу фактын ачыклады.
Беренчесе – Колшәрип авылындагы “кыргый” карьерда ике КамАЗ җиргә җитештерү калдыклары ташлап 5 мең кв.м җирне пычраткан. Инспектор КамАЗларның номерларын фотога төшереп, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә тапшырды. РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр я бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча 2 беркетмә төзелде. Бүгенгәчә ул чүплекне бозучылар үзләре бетергән.
Икенчесе – Чирмешән районы Түбән Кармалка авылы янындагы инеш буенда берәү үзенең КамАЗ машинасын юган. Бу тупас бозуга карата РФ КоАП 8.42 ст. 1 ө. (“Су объектының яр саклау полосасында, су саклау зонасында хуҗалык итү я бүтән эшчәнлекнең яисә эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш суы чыганагын санитар саклау зонасы территориясендә хуҗалык итү я бүтән эшчәнлекнең махсус режимын бозу”) буенча беркетмә төзелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте