Казанның 399нчы балалар бакчасында, “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасы кысаларында, “Россия шәһәрләре берлеге” бөтенроссия фестивале үткәрелде. Чарада Санкт-Петербургның Мәгариф комитеты каршындагы Мәгариф политикасы советы эксперты Светлана Марчук, Санкт-Петербург педагогик постдиплом белеме академиясенең әйләнә-тирәлек педагогикасы, кеше куркынычсызлыгы һәм саулыгы кафедрасының өлкән укытучысы Татьяна Шиленок, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең хәбәр чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Анна Гущина катнашты.
Фестиваль кысаларында түбәндәге темаларга докладлар тыңланды:
– “Логопедик шөгыльләрдә экологик тәрбия”;
– “Балаларга экологик тәрбия бирүдә уеннар куллануның теоретик алшартлары”;
– “Мәктәпкәчә балаларга экологик тәрбия бирүнең социаль-экономик шартларына анализ. Проблемалар һәм чишелеш юллары”;
– “Хәзерге заманда мәктәпкәчә оешмаларда балаларга экологик белем бирүнең кыйммәт ориентирлары” һәм башкалар.
Чара азагында фестивальдә катнашучылар бакча ишегалдында аллея утыртты.
Министрлыкның матбугат хезмәте