5 июньдә – халыкара Әйләнә-тирәлекне саклау көнендә Мәскәүдә икенче Бөтенроссия балалар экологик фестивале үткәрелә

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Бөтенроссия балалар экологик фестивале Горький ис. Үзәк культура һәм ял паркында үткәрелә (Кырым Валы, 9). Ул Россиядә “яшел” культура кыйммәтләрен һәм принцип­ларын пропагандалаучы гаилә бәйрәме булып тора. Ул быел апрельдә үк региональ табигать саклау проектларыннан, акцияләреннән, конкурсларыннан башланды һәм балаларга, яшьләргә экологик белем-тәрбия бирү өлкәсендә иң зур вакыйга булачак. Фестивальнең финал чарасы Эколог көненә һәм Балаларны саклау көненә багышлана. Фестивальдә 7-14 яшьлек балалар катнаша. Региональ экологик агарту конкурсларында, экологик акцияләрдә, иҗат проектларында җиңгән финалчылар Мәскәүгә җыелачак, алар өчен ачык һавада, 4 мәйданда 60тан артык экологик юнәлешле шөгыль, иҗат студиясе, кино күрсәтү, конкурслар оештырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской катнашачак.

Фестиваль кысаларында Кырымдагы “Артек” халыкара балалар үзәгеннән видео-котлау тапшырылачак. Табигать саклау проектлары конкурсында җиңүчеләр өчен Артекта “Саклаулы ил” экологик сменасы оештырыла.

Бөтенроссия экологик фестивален оештырып үткәрүдә “Ерак Көнчыгыш леопардлары” берләшмәсе, “Амур юлбарысы” берләшмәсе, В.И.Вернадский ис. фонд, Мәскәү зоопаркы, дәүләти Дарвин музее, М.Горький ис. балалар һәм үсмерләр фильмнары киностудиясе, “Табигатең” берләшмәсе, “ЭкоКәсә” экологик кино фестивале, “Мосигра” социаль бала­лар киностудиясе ярдәм күрсәтә.

Чараны оештыручылар – Россия Табигать министрлыгы, Мәскәү ш. Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департаменты, “Табигать” әйләнә-тирәлекне саклауга ярдәм фонды.

Тулырак белешмәләр фестивальнең рәсми сайтында.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International