Экологлар Татарстанда карьерларны лицензиясез казу очракларының артуы турында сөйли. Быел барлыгы 37 законсыз казу ачыкланган, 6 очрак буенча “кара казучылар” җинаять җаваплылыгына тартыла. Май аенда республикада тулай таралышлы файдалы казылмаларны законсыз чыгаруның 23 очрагы теркәлгән.
Санитар-экологик торышны вертолеттан күзәтү барышында Казанның Идел буе районындагы Утар бистәсендә HYUNDAI экскаваторы һәм КамАЗ йөк машиналары эшләп торган территория игътибарга алынды. Шул урынга кичекмәстән Үзәк территориаль идарә инспекторлары җибәрелде. Казан ш. 10нчы “Индустриаль” полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә урынны карап, анда төзелеш комы чыгарылу ачыкланды. РФ КоАП 7.3 статьясының 1 өлеше бозылу – җир асты байлыкларын лицензиясез куллану теркәлде. Оператив тикшеренү чаралары үткәрү вакытына махсус техниканың ишекләре пичәтләнде. Хәзерге вакытта бу закон бозуга катнашлы затлар һәм транспорт чараларының ияләре ачыклана, алар административ җавапка, әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны түләтүгә тартылачак. Җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте