ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2016 ел
шимбә

5 июнь, Бөтендөнья Әйләнә-тирәлек көнендә люминесцент лампалар һәм бәтәрәйләр җыю буенча “Керпене коткарыйк” акциясе үткәрелә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Табигать тарихы музее алдында махсус савытлар куелачак. Бер килограммнан артык бәтәрәй китерүчеләргә музей истәлекле сувенир бүләк итә.

 


3
июнь, 2016 ел
җомга

Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә, Эколог көненә бәйләп традиция буенча, территорияләрне тотрыклы үстерү, Россия субъектлары кимәлендә табигать саклау систе­масын төзү, халык игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, экология өлкәсендә җәмәгать эшчәнлеген көчәйтү максатыннан, Идел буе экология атнасы үткәрелә. Аның быелгы

2016 елның 4-5 июнендә Мәскәүдә Балаларның 2нче бөтенроссия экология фестивале уздырыла, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгы. Фестивальдә катнашуга Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем бирү оешмалары, балаларга өстәмә белем бирүче федераль һәм региональ үзәкләр, Россия регионнарының балалар экологик берләшмәләре, мәктәп урманчылыклары, балалар йортлары, интернатлар һ.б. чакырыла. Фестиваль кысаларында 2015

Халыкара балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә “Эколятлар – яшь табигать саклаучылар” бәйрәме үткәрелде. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова да катнашты.

Бәйрәмдә балалар һәм ата-аналар өчен оригами мастер-классы, үзенчәлекле экологик флеш-моб, табигый материаллардан


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Максаты – хезмәткәрләр арасын­да тәҗрибә, идеяләр, белемнәр алмашу иде. Чарада “Шәһәр төзекләндерү” МУП, “Эгида плюс” ҖЧҖ, “Казан электр челтәрләре генерация компаниясе” ААҖ филиалы, “2нче Казан ТЭЦы генерация компаниясе” ААҖ филиалы, “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ПАҖ, “Параллакс” ҖЧҖ инженер-экологлары, санитар-инду­стриаль лаборатория башлыклары

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында ЭКО-яз конкурсында һәм “Татарстанның экологик мирасы. Саклыйк һәм арттырыйк” бөтенроссия Экология олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Чарада Татар­стан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов катнашты.

Территорияләрне чистарту икеайлыгы кысаларында беренче тапкыр “ЭКО-яз 2016” конкурсы игълан ителгән иде, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырылды. Республиканың


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

20 майда, Идел көнендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “ЭКОИДЕЛ-2016” конкурсы башланды. Анда катнашу өчен Идел елгасын фотога төшерергә һәм илебезнең төп елгасы булган Идел турында әйтем уйлап чыгарырга кирәк. Һәркем катнаша ала. Конкурс социаль челтәрләрдә үткәрелә. Катнашучы оештыручының аккаунтына язылырга (я инде язылган булырга), үзендә конкурс фотографиясен #ЭКОИДЕЛ #ЭКОИДЕЛ 2016 хэштегы белән урнаштырырга, фото астында оештыручының


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, министр Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә, “хезмәткә

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясады.

1 апрельдән 31 майга кадәр уздырылган санитар-экологик икеайлык барышында 1817 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, шуларның 1689ы (93%ы) бетерелгән. Югары ачыклану кимәленең сәбәпләре:

– муниципаль берәмлекләрнең активлыгы;

– ачыклауда ярдәм өчен гражданнарга акча түләнү;

– “Инспекторның автоматик эш урыны” мобиль кушымтасын иңдерү. Ул теге я бу чүплекне “Татарстанның экологик картасына” онлайн режимда  кертергә мөмкинлек бирә. (Геопозиция билгеләнә, картага бозуның


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Арчада Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе оештырган асфальтта рәсем төшерү конкурсы үткәрелде, анда 7-18 яшьлек мәктәп балалары катнашты. Конкурс эшләре “Татарстанда


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International