1 июньдә, инде өченче тапкыр, кече елга һәм сулыкларның ярларын чүп-чардан чистартуга юнәлтелгән “Россия суы” бөтенроссия акциясе башлана. Оештыручысы – “Табигать саклау берлеге” төбәк-ара җәмәгать оешмасы (“Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын 2020 елга кадәр үстерү” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында).
2016 елда кече елга һәм сулыкларның ярлары Россиядә 1 июньнән 30 сентябрьгәчә чистартылачак, анда илнең 80 төбәгендә ярты миллионлап кеше катнашыр дип көтелә. 2015 елда акциядә 72 төбәктән 300 меңләп кеше катнашкан, 3500дән артык сулык ярлары чистартылган, шул турыда 800дән артык мәкалә һәм репортаж дөнья күргән иде.
Акциянең барышы һәм йомгаклары “Россия суы” порталына (http://voda.org.ru) салып барылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте