Табар елгасын пычраткан өчен Татарстан Арбитраж суды карары белән Апас районы “Җилкомсервис” ҖЧҖ ике статья – РФ КоАП 8.14 ст. 1 ө. (“Судан куллану кагыйдәләрен су алганда, су алмыйча һәм су объектларына юынты сулар агызып бозу”) һәм РФ КоАП 7.6 ст. (“Су объектын башбаштак биләү я аны билгеләнгән шартларны бозып куллану”) буенча җавапка тартылды.
Министрлыкның Идел Аръягы территориаль идарәсенең махсус аналитик контроль инспекциясе “Җилкомсервис” ҖЧҖ чистарту корылмаларыннан түбәндә һәм өстә берничә тапкыр су пробалары алып, химик анализлар үткәреп, астан алынган пробаларда күп кенә химик элементларның артык булуын ачыклаган иде. Рөхсәтле чик концентрацияләр аммоний буенча 35 тапкыр, нитритлар буенча 3.4, фосфатлар буенча 18, сульфатлар буенча 8.6 тапкыр арттырылган. Территориаль идарә инспекторлары елга суы сыйфатын күзәтүне дәвам итә.
Министрлыкның матбугат хезмәте