20 майда, Идел көнендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “ЭКОИДЕЛ-2016” конкурсы башланды. Анда катнашу өчен Идел елгасын фотога төшерергә һәм илебезнең төп елгасы булган Идел турында әйтем уйлап чыгарырга кирәк. Һәркем катнаша ала. Конкурс социаль челтәрләрдә үткәрелә. Катнашучы оештыручының аккаунтына язылырга (я инде язылган булырга), үзендә конкурс фотографиясен #ЭКОИДЕЛ #ЭКОИДЕЛ 2016 хэштегы белән урнаштырырга, фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтын искә алырга тиеш, катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш. Эшләр шулай ук ВКонтакте челтәрендәге “ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы” рәсми төркемендә кабул ителә.
Конкурска йомгак 5 июньгә – Әйләнә-тирәлекне саклау көненә кадәр ясала. Конкурста җиңүче дуслары белән бергә “Фламинго” эко-анализ судносында Идел буйлап экскурсиягә чыга алачак. Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге инструкторлары алар өчен акваланг белән чуму шөгыле үткәрәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте