ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2017 ел
шимбә

Буа районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә Экология һәм җәмәгать урыннары елы тыюлык дәресе белән старт алды. Буаның 1нче мәктәбе укучылары өчен ачык дәресне Буа районы муниципаль хакимияте вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин уздырды.

Экологик дәрес кысаларында Тәмте урта мәктәбе укучылары табигатьтә  куркынычсызлык тәртибе кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар өчен мероприятиене Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко һәм Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина үткәрде.


3
март, 2017 ел
җомга

Биосфера генофондын саклау, экосистемалар тотрыклылыгы, матдәләр әйләнешенең өзлексезлеге. Зәйнең 5нче мәктәбендә шушы һәм башка темалар буенча фикер алыштылар. Экологик дәрес “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашында узды. Дәрес барышында республикабызның су объектларын саклау  яки  аның җирләрен чүпләнүдән саклау эшенә һәр мәктәп

Сарман районы урта мәктәбе укучылары өчен кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше турында танып-белү характерында мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Экологик дәресне районның Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре уздырды. “Кеше һәм табигать аерылгысыз. Без әйләнә-тирәбездәге хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән нык бәйләнгән һәм шактый дәрәҗәдә аңа буйсынулы. Күпләребез өчен табигать соклану объекты булып тора, аның белән аралашудан күңел хушлана. Дөньяда

“Киләчәк – экологиягә бәйле”, - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Владимир Музафаров ачык экологик дәрестә үзенең чыгышын шулай башлады. Мероприятие Минзәләнең 1нче мәктәбендә узды. Дәрес Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елын үткәрүгә багышлаган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, Минзәлә районының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт инспекторы Әлфия Салихова, мәгариф бүлегенең методик үзәге мөдире Марина Родичева анда кунак булдылар. 9нчы А сыйныфы укучылары кызыклы презентация әзерләгән, алар алтынчы сыйныф укучыларына планетабыздагы экологик хәл турында

Экология һәм җәмәгать урыннары елы Апас районы урта мәктәбендә “Табигать һәм кеше” дигән белем бирү чарасы белән ачылды. Балалар өчен экологик дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары район башлыгы Рәшит Заһидуллин

Тәтеш районының барлык мәктәпләрендә экологик дәресләр узды. Татарстан Республикасының юстиция министры Лариса Глухова андый дәресләрдә   “Әкият” балалар бакчасында һәм  кадетлар мәктәп-интернатында булды. Мероприятиедә шулай ук район башлыгы Рамис Сафиуллов һәм район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Татьяна Красулина катнашты. Нәниләр

“Һәр кешенең табигатькә карата аңлы, сакчыл һәм кызыксынулы мөнәсәбәте бик яшьтән үк формалашырга тиеш”, – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шулай дип саный.

Бүген Бөтендөнья кыргый табигать көне билгеләп үтелә. Экологик бәйрәмнең төп максаты – кыргый флора һәм фаунаның күптөрлелеге һәм матурлыгы турында, шулай ук аларга сакчыл мөнәсәбәт һәм браконьерлыкка каршы көрәшне көчәйтүнең зарурлыгы турында искә төшерү.

“Табигать белән бердәмлек күп булганда, кешенең тормышы  әйбәт була!” –  шундый девиз астында бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре  Түбән Каманың 10нчы урта мәктәбе укучылары өчен  экологик дәрес үткәрделәр. Экологлар экологик куркынычсызлык, биологик күптөрлелекне саклау һәм өйрәнү, экологик-натуралистик һәм табигать саклау мероприятиеләрен координацияләү темаларын күтәрделәр, шулай ук  Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында уздырыла торган акцияләр турында сөйләделәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International