Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Буа укучылары өчен экологик дәрес үткәрде.

2017 елның 4 марты, шимбә

Буа районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә Экология һәм җәмәгать урыннары елы тыюлык дәресе белән старт алды. Буаның 1нче мәктәбе укучылары өчен ачык дәресне Буа районы муниципаль хакимияте вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин уздырды.

Буа укучылары уен формасында  үткәрелгән дәрестә табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга өйрәнделәр, республикадагы елга һәм күлләрнең атамаларын искә төшерделәр. Татарстан Республикасындагы аеруча саклана торган табигый территорияләр эшчәнлеген балалар җентекләбрәк өйрәнде, тыюлыклы урыннарның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белделәр. “Экологик дәреснең интерактив формада узуы укучыларга республикабызның саклана торган урыннары турында теоретик материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итте. Гамәли эшчәнлек (тыюлыклар турында видеороликлар карау, географик карталар белән эш, экология темасына дискуссия) нәтиҗәсендә дәрес темасы уңышлы үзләштерелде”, - дип уртаклашты мәктәп педагоглары.

Идел аръягы ТИ инспекторлары яшь буалыларның экологик белемлелеген билгеләде. “Бик яшь булуларына карамастан, укучылар регионыбызның әйләнә-тирә мохит проблемаларын чишү белән кызыксына”, - диде экологлар. Укучыларны табигатькә карата игътибарлы булырга өндәп, аларга Татарстан Республикасы “Кызыл китабы”ның яңа чыгарылышын бүләк итте.

Шулай ук ачык экологик дәрес Буаның 2нче лицеенда узды. Мероприятиедә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, районның Мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Ханбиков,  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары катнашты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International