Татарстан табигате: уникальлеге, хәле, проблемалар. Лениногорскиның 2нче мәктәбе укучылары төбәкнең экологик проблемаларын хәл итүдә булышырга әзер.

2017 елның 3 марты, җомга

“Һәр кешенең табигатькә карата аңлы, сакчыл һәм кызыксынулы мөнәсәбәте бик яшьтән үк формалашырга тиеш”, – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шулай дип саный.

Лениногрскиның 2нче мәктәбе укучыларының игътибарын төбәкнең әйләнә-тирә мохитен саклау мәсьәләләренә җәлеп итү максаты белән, экологлар белем бирү чарасы уздырды. Республиканың су объектлары хәле, табигый ресурсларны рациональ файдалану, табигатьне саклау – дәрес дискуссиясенә җитди экологик мәсьәләләр куелган иде. Укучылар белән бергә кеше яшәешенең табигый мохите проблемалары турында Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре, экология буенча депутат комиссиясе рәисе Илья Мишин һәм “Лениногорск шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова фикер алышты.

Экологик дәрес кысаларында укучылар Татарстан Республикасының экологик хәле турында яңа белемнәр алып кына калмадылар, ә районның әйләнә-тирә мохите мәсьәләләрен хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен дә әйттеләр. “Без табигатькә аның беренчел хәлендәге кыяфәтен сакларга ярдәм итә алабыз. Чүпләрне җыештыру, агачлар утырту, җимлекләр ясау, экологик тәрбия буенча балаларга шефлык эшләре быел безнең мәктәптә табигать саклау өлкәсендә төп эшләр булачак”, - дип, үзләренең экологик планнары белән уртаклашты Лениногрскиның 2нче мәктәбе активистлары. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, үз чиратында, укучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертүнең бер чарасын тәкъдим иттеләр. Алар “Мәктәп экопатруле” уникаль мобиль кушымтасын күрсәттеләр. “Бу система ярдәмендә калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннары турында һәм җирлек рельефына сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын ташлау фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин. Экологик тәртип бозу турында хәбәрләрне оператив алу әйләнә-тирә мохиттә булган проблемаларны тизрәк хәл итүдә булышачак”, - диде экологлар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International