Сарман районы урта мәктәбе укучылары өчен кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше турында танып-белү характерында мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Экологик дәресне районның Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре уздырды. “Кеше һәм табигать аерылгысыз. Без әйләнә-тирәбездәге хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән нык бәйләнгән һәм шактый дәрәҗәдә аңа буйсынулы. Күпләребез өчен табигать соклану объекты булып тора, аның белән аралашудан күңел хушлана. Дөньяда бөтен нәрсә үзара бәйләнештә бит, һәм табигатькә без китерә торган зыян иртәме-соңмы үзебезгә каршы киләчәк...”, - диде укучылар. Экодәрес лекторлары тыюлыклар, заказниклар, милли һәм табигый парклар турында сөйләде. Укучылар кунакларны кызыксынып тыңлады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Сарман районында 2016 елда экологик юнәлештә башкарылган эшләр турында хисап ясады. Балалар Минзәлә елгасы буенча реконструкция эшләрен планлаштыру мәсьәләләрен энтузиазм белән кабул иттеләр, үз идеяләрен әйттеләр. Экологлар танып-белүгә ярдәм итә торган видеороликлар күрсәттеләр. Укучылар күп кенә экологик сорауларга җавап тапты.
ЭКОдәресләр бөтен республика буйлап уза. Максат – үсеп килүче буында экологик белемнәр тарату, табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, экологик карашлар формалаштыру, Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте