“Киләчәк – экологиягә бәйле”, - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Владимир Музафаров ачык экологик дәрестә үзенең чыгышын шулай башлады. Мероприятие Минзәләнең 1нче мәктәбендә узды. Дәрес Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елын үткәрүгә багышлаган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, Минзәлә районының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт инспекторы Әлфия Салихова, мәгариф бүлегенең методик үзәге мөдире Марина Родичева анда кунак булдылар. 9нчы А сыйныфы укучылары кызыклы презентация әзерләгән, алар алтынчы сыйныф укучыларына планетабыздагы экологик хәл турында, автотранспорт чыгармаларының зарары турында, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләделәр. Балалар “Мәктәп экопатруле” республика конкурсында актив катнашалар, шуның белән табигать саклау законнарын бозу очракларын ачыкларга булышалар. Һәм инде ике ел рәттән бу конкурста җиңеп киләләр.
ЭКОдәресләр бөтен республика буйлап уза. Лекторлар булып Республика Президенты Аппараты вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстанның күп кенә министрлык һәм ведомстволары хезмәткәрләре, республиканың югары уку йортлары укытучылары чыгыш ясый. Дәресләр үсеп килүче буында экологик белемнәр таратуга, табигать ресурсларына һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, дөньяга экологик караш формалаштыруга, Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерүгә юнәлтелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте