Экологик тәрбия – бала тәрбиясенең башлангычы ул. Түбән Кама укучылары ЭКОдәрестә катнашты.

2017 елның 3 марты, җомга

“Табигать белән бердәмлек күп булганда, кешенең тормышы  әйбәт була!” –  шундый девиз астында бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре  Түбән Каманың 10нчы урта мәктәбе укучылары өчен  экологик дәрес үткәрделәр. Экологлар экологик куркынычсызлык, биологик күптөрлелекне саклау һәм өйрәнү, экологик-натуралистик һәм табигать саклау мероприятиеләрен координацияләү темаларын күтәрделәр, шулай ук  Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында уздырыла торган акцияләр турында сөйләделәр. Министрлык эшчәнлеге турында үсеп килүче буынны экологик тәрбияләүгә юнәлтелгән роликлар да күрсәтелде. “Кеше Җирдәге бөтен тере әйбернең кадерен белергә кече яшьтән үк өйрәнергә тиеш. Укучыларга экологик тәрбия бирүне нәтиҗәле итеп гамәлгә ашыру өчен, барыннан да элек, педагогик коллективлар, ата-аналар һәм яшәү урыны буенча социаль тирәлекнең бердәм һәм килешеп эшләвенә ирешү, гаилә һәм җәмәгатьчелекне экологик агарту,  аларны балаларга экологик тәрбия бирү эшенә җәлеп итү зарур; чөнки табигать безнең барыбызга да тигез дәрәҗәдә кирәк, һәм аны саклау эшендә уңышка ачкыч – гамәлләрнең бердәмлегендә, дөньяга карашларның бердәмлегендә”, - дип билгеләде экологлар.  Мероприятиенең максаты – үсеп килүче буында экологик белемнәр тарату, табигать һәм урман ресурсларына һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру, Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерү.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International